“Төркия эскадрасы Тендр борынындагы җиңү” истәлекле датасы буенча чара уздырды

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

          1790 нчы елның 11 нче сентябрендә Фёдор Фёдорович Ушаков җитәкчелегендәге рус эскадрасы Төркиянең  Тендр борында җиңү яулый.

          Шул уңайдан, 13 нче сентябрь көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында шушы истәлекле дата уңаеннан чара уздырды.    

        Чара яшүсмерләрнең Ватаныбызның героик битләре турындагы белемнәрен киңәйтүгә; аның тарихи үткәненә, Россия Кораллы Көчләренә горурлык һәм хөрмәт хисен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

        Очрашуның төп бурычлары - гражданлык позициясен формалаштыру, үз илең тарихына хөрмәт тәрбияләү, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.      

        Әлеге чарада 19 яшүсмер катнашты, аларның 4се  социаль хезмәт алучы иде.

       Очрашуда социаль хезмәт алучыларга "11 нче сентябрь - Россиянең Хәрби дан көне" презентациясе тәкъдим ителде,  ә аннары "Төркия эскадрасы Тендр борынындагы җиңү" видеоролигы күрсәтелде. Соңыннан караган ролик буенча әңгәмә үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International