ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 9 октябрендә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр өчен “Гүзәллекнең җиде юлы” дип исемләнгән тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрелде (Т.Д. Зинкевич-Евстигнеева китабы буенча).

  Ишегалдында көз, ә без төшенкелеккә бирелмибез! 6 нчы октябрь көнне балалар"яфраклар" бәйрәмендә катнаштылар. 


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова, интернетка бәйлелекне кисәтү буенча эш кысаларында, 14-16 яшьлек 130 яшүсмер өчен бөтендөнья челтәре алып барган куркынычлык турында мәгълүмат бирү максатыннан, «Үз куркынычсызлыгыңның хуҗасы бул» дигән дәрес үткәрде.

Югары Осланның интернат-йорты хезмәткәрләре «озак вакытлы карау системасы " программасы буенча дәресләр уза»

 

Иске изге хакыйкать бар: яшь узган еллар саны белән түгел, ә җан халәте белән билгеләнә. Һәм бу, әлбәттә, шулай! Актив, тормыш ыгы-зыгысыннан ялыкмаган, өстәвенә, төрле чараларда башлап йөрүче, көч һәм энергияләре ташып торган өлкән яшьтәге кешеләрне күрсәң, алар өчен  картлык төшенчәсенең юк икәненә инанасың.

Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршында оешкан “Пульс” клубына нәкъ менә шундый кешеләр йөри дә инде. Зәй муниципаль районында беренче һәм бердәнбер көмеш яшьтәге волонтер отрядының нәкъ менә биредә оештырылуы гаҗәп түгел.

Аларның эшчәнлеге бик киң: алар ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга барып, хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәләр, социаль яклауга мохтаҗ балалар белән шөгыльләнәләр, актив пенсионерлар өчен “Пульс” клубында сәламәтләндерү һәм ял чаралары уздыралар.

Һәм, әлбәттә инде, өлкән яшьтәге волонтерлар шәһәр, район һәм республика бәйгеләрендә, акцияләрдә һәм чараларда, шул исәптән Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда актив катнашалар.

Районыбызда  караучысы булмаган өлкәннәрне тәрбиягә алган ике гаилә бар. “Пульс” клубына йөрүчеләр бу гаиләләрдә дә очрашулар оештыралар. Чираттагы шундый очрашу 9 октябрьдә булды.Дустанә әңгәмә барышында Көмеш волонтерлар Анна Якимовнаның хәле белән кызыксынды, җырлар башкардылар, үз куллары белән ясалган кечкенә бүләкләр тапшырдылар.

Анна Якимовна кунаклар килүенә бик шат калды.

Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат йортында       Өлкәннәр ункөнлеге декадасы дәвам итә.

     Балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре социаль  хезмәт алучылар өчен шашка турниры һәм дартс буенча  ярышлар оештырдылар.

Бу дустанә ярыш булды, анда шашка һәм дартс белән мавыккан һәркем катнашты.

     Мондый чаралар өлкәннәрнең ялын оештырырга, аралашырга мөмкинлек бирә, социаль активлыкны арттыра.

     Чара башланыр алдыннан барлык катнашучыларга да уен кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм спорт дисциплинасын, гаделлекне һәм бер-берсенә карата игътибарлы булырга  өндәделәр. Ярыш вакытында катнашучыларның кәефләре төрле иде. Кемдер уен борылышларын тыныч кабул итте, ә кемдер кәефсезләнде. Уен кагыйдәләрен үтәүне катгый, әмма гадел судьялар күзәтте.  Хәер, турнирда катнашучылар өчен иң мөһиме-җиңү түгел, ә ялны файдалы итеп үткәрү.

Бөтендөнья банкы экспертлары һәм РФ Финанслар министрлыгының финанс социаль өлкә үзәге вәкилләре социаль яклау белгечләре һәм  дәүләт социаль ярдәм алучылардан ике фокус-төркем белән тирән әңгәмә уздырдылар

Агымдагы елның 10 нчы октябрендә “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә хөрмәт һәм мәрхәмәтлелек көне уңаеннан өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап, Салавыч мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт белән килделәр. 

9 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектының чаралар планын гамәлгә ашыруны координацияләү, мониторинглау һәм тикшереп тору буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы очрашуы узды.

“Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Хөрмәт һәм мәрхәмәтлелек көне”  ел саен традиция буенча билгеләп үтелә. Агымдагы елның 9 октябрендә Автокуб коллективы өлкәннәр өчен музыкаль кичә бүләк иттеләр. Алар төрле милләт халыкларының җырлары һәм биюләре белән тернәкләнүчеләрне таң калдырды. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International