Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат йортында Өлкәннәр ункөнлеге декадасы дәвам итә.
Балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре социаль хезмәт алучылар өчен шашка турниры һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар.
Бу дустанә ярыш булды, анда шашка һәм дартс белән мавыккан һәркем катнашты.
Мондый чаралар өлкәннәрнең ялын оештырырга, аралашырга мөмкинлек бирә, социаль активлыкны арттыра.
Чара башланыр алдыннан барлык катнашучыларга да уен кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм спорт дисциплинасын, гаделлекне һәм бер-берсенә карата игътибарлы булырга өндәделәр. Ярыш вакытында катнашучыларның кәефләре төрле иде. Кемдер уен борылышларын тыныч кабул итте, ә кемдер кәефсезләнде. Уен кагыйдәләрен үтәүне катгый, әмма гадел судьялар күзәтте. Хәер, турнирда катнашучылар өчен иң мөһиме-җиңү түгел, ә ялны файдалы итеп үткәрү.