Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәткәрләре «Демография» милли проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру уңаеннан ведомствоара эш төркемендә катнаштылар

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

9 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектының чаралар планын гамәлгә ашыруны координацияләү, мониторинглау һәм тикшереп тору буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы очрашуы узды.

 «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре даими рәвештә чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ гражданнарга озак вакытлы карау системасы буенча хезмәтләр күрсәтүне ачыкладылар һәм  оештырганда барлыкка килә торган агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International