Гүзәллекнең җиде юлы

2019 елның 11 октябре, җомга

 

          Нәрсә соң ул хатын кыз гүзәллеге?  Кайсы гына хатын-кыз бу тырыда уйланмый һәм гүзәл булырга хыялланмый икән. Әмма бик азлар гына әлеге төшенчәнең асылын, әлеге гүзәллеккә ничек ирешергә мөмкин икәнлеген  аңлый.

2019 елның 9 октябрендә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр өчен “Гүзәллекнең җиде юлы” дип исемләнгән тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрелде (Т.Д. Зинкевич-Евстигнеева китабы буенча). Дәрестә әниләр үзләренең теләкләрен дөрес итеп формалаштырырга, үз көчләренә ышанычны арттырырга өйрәнделәр, шулай ук хатын-кызның  тормыш юлында очраучы  “Җиде юл”, аларны дөрес узу, бу юлларда очраучы киртәләр, аларны узганда каршылыкларны җиңү кебек соруларга җавап эзләделәр. Моннан тыш ялкаулыкны җиңәргә, үз хисләрен һәм күңелләрен чистартырга, үзләренең иҗади сәләтләрен ачарга , шулай ук чын мәхәббәттән ялган хисләрне аерырга өйрәнделәр.

Әниләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әзерләнгән әлеге чара көзге бәйрәм һәм чәй эчү белән тәмамланды. Катнашучылар шәхси эшмәкәр Г.А. Хасбатуллина  әзерләгән тәмле торт белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International