Яхшылык эшләргә яшь комачауламый

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Яхшылык эшләргә яшь комачауламый

 

Иске изге хакыйкать бар: яшь узган еллар саны белән түгел, ә җан халәте белән билгеләнә. Һәм бу, әлбәттә, шулай! Актив, тормыш ыгы-зыгысыннан ялыкмаган, өстәвенә, төрле чараларда башлап йөрүче, көч һәм энергияләре ташып торган өлкән яшьтәге кешеләрне күрсәң, алар өчен  картлык төшенчәсенең юк икәненә инанасың.

Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршында оешкан “Пульс” клубына нәкъ менә шундый кешеләр йөри дә инде. Зәй муниципаль районында беренче һәм бердәнбер көмеш яшьтәге волонтер отрядының нәкъ менә биредә оештырылуы гаҗәп түгел.

Аларның эшчәнлеге бик киң: алар ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга барып, хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәләр, социаль яклауга мохтаҗ балалар белән шөгыльләнәләр, актив пенсионерлар өчен “Пульс” клубында сәламәтләндерү һәм ял чаралары уздыралар.

Һәм, әлбәттә инде, өлкән яшьтәге волонтерлар шәһәр, район һәм республика бәйгеләрендә, акцияләрдә һәм чараларда, шул исәптән Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда актив катнашалар.

Районыбызда  караучысы булмаган өлкәннәрне тәрбиягә алган ике гаилә бар. “Пульс” клубына йөрүчеләр бу гаиләләрдә дә очрашулар оештыралар. Чираттагы шундый очрашу 9 октябрьдә булды.Дустанә әңгәмә барышында Көмеш волонтерлар Анна Якимовнаның хәле белән кызыксынды, җырлар башкардылар, үз куллары белән ясалган кечкенә бүләкләр тапшырдылар.

Анна Якимовна кунаклар килүенә бик шат калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International