«Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында балалар язучылары әсәрләрен иң яхшы укучы исеменә конкурс узды. Максат: әдәби әсәрләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү, тәрбияләнүчеләрнең иҗади потенциалын ачу.
Ике мен унтугызынчы елның унсигезенче ноябрендә Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, «Мозартика» технологиясе буенча уен методикасы уздырылды.
2019 елның 16 ноябрендә Балтач районының Комаров Завод авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Исламова Мәүдүдә Гарифулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы агрономы Рәис Сафиуллиннар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Мәүдүдә Гарифулла кызы озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул улы гаиләсендә яши, биш бала тәрбияләп үстергән, ун оныгы һәм биш оныкчыгы бар.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында социаль эш буенча белгеч Хажарова Мадина «Сәламәт туклану-сәламәт яшәү рәвеше» дигән темага мастер-класс үткәрде.
2019 елның ноябренең икенче декадасы Зәй муниципаль районында социаль-негатив күренешләрне,хокук бозуларны булдырмау, наркотикларсыз сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау буенча шәһәр атналыгы буларак билгеләп үтелде.
Балаларга, терроризмның нәрсә икәнен, үзеңне башка кешеләрдән ничек саклау, җинаятьчеләрнең игътибарын җәлеп итмичә, үз-үзеңне дөрес тоту, урамда, өйдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, таныш булмаган кешеләр белән аралашу кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү максатыннан, өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар белән " Терроризмнан үзеңне ничек сакларга?» дигән темага презентация белән сыйныф сәгате үткәрдем. Дәрес балаларның терроризм турындагы белемнәрен тикшерүдән башланды, балалар, гадәттән тыш хәл килеп чыкса, үзләрен дөрес итеп тота беләләрме икәне тикшерелде. Соңыннан, заложникларны кулга алу белән бәйле видеосюжет карадылар. Дәрес ахырында, балалар эләгергә мөмкин булган берничә хәл турында фикер алыштык. Дәреснең максатына ирешелде, чөнки балалар терроризм белән бәйле барлык сорауларга дөрес җавап бирә алдылар.
Умырзая " вокаль коллективы Җәлил картлар йортында кунакта
Безнең солдатлар ил киңлекләренең тынычлыгын җирдә, диңгездә, һавада саклыйлар. Безнең сакчылар барысын да эшли белә торган, көчле, кыю, чыдам һәм сәламәт булырга тиеш.
2019 елның 17 ноябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. 11 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, социаль активлыкны күтәрү һәм тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту максатыннан «Дорожник»паркында спорт чарасы үткәрде.