«Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында балалар язучылары әсәрләрен иң яхшы укучы исеменә конкурс узды. Максат: әдәби әсәрләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү, тәрбияләнүчеләрнең иҗади потенциалын ачу.
Конкурста катнашучыларның барысы да җитди әзерләнделәр, үз осталыкларын һәм башкаруның оригинальлеген күрсәтеп, искиткеч чыгыш ясадылар. Озак фикер алышканнан соң, жюри нәтиҗәләрне игълан итте. Г. Тукайның «Бала һәм күбәләк» шигырен татар телендә укып, Баталова Карина конкурсның иң яхшы укучысы дип табылды. Ул «Туган тел» Республика шигырь укучылар конкурсында катнашачак. Конкурс ахырында барлык яшь укучыларга призлар тапшырылды.