2019 елның 16 ноябрендә Балтач районының Комаров Завод авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Исламова Мәүдүдә Гарифулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы агрономы Рәис Сафиуллиннар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Мәүдүдә Гарифулла кызы озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул улы гаиләсендә яши, биш бала тәрбияләп үстергән, ун оныгы һәм биш оныкчыгы бар.