Балаларга, терроризмның нәрсә икәнен, үзеңне башка кешеләрдән ничек саклау, җинаятьчеләрнең игътибарын җәлеп итмичә, үз-үзеңне дөрес тоту, урамда, өйдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, таныш булмаган кешеләр белән аралашу кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү максатыннан, өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар белән " Терроризмнан үзеңне ничек сакларга?» дигән темага презентация белән сыйныф сәгате үткәрдем. Дәрес балаларның терроризм турындагы белемнәрен тикшерүдән башланды, балалар, гадәттән тыш хәл килеп чыкса, үзләрен дөрес итеп тота беләләрме икәне тикшерелде. Соңыннан, заложникларны кулга алу белән бәйле видеосюжет карадылар. Дәрес ахырында, балалар эләгергә мөмкин булган берничә хәл турында фикер алыштык. Дәреснең максатына ирешелде, чөнки балалар терроризм белән бәйле барлык сорауларга дөрес җавап бирә алдылар.