“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Сәламәт туклану-сәламәт яшәү рәвеше» дигән темага мастер-класс

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

   Мастер-классның максаты: сәламәт яшәү рәвешенең мөһим өлеше буларак дөрес туклану турында күзаллауны формалаштыру. Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту.

    Мастер-класста катнашучылар иң яраткан ризыклары турында рәсем ясадылар. Рәсем ясаганда, ачык төстәге карандаш кулланылды һәм табигый ашамлыкларга өстенлек бирү турында әңгәмә корылды. Рәсем нәтиҗәләренә карап, катнашучылар үзләренең  зарарлы ризыкларны күп күләмдә яратканлыкларын аңладылар.

     Белгеч социаль хезмәт алучыларны дөрес туклануның берничә төп кагыйдәсе турында диетологлар фикере белән таныштырды: ризык куллануны максат итеп куймаска,  өстәлдә җиләк-җимеш һәм табигый ашамлыклар күп булырга тиеш, әлбәттә туклану режимын үтәү һәм физик күнегүләрне вакытында башкару да зарури. Дөрес туклану организмның вакытыннан алда картаюын, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын, ашкайнату тракты, кан басымы күтәрелү, шикәр чире килеп чыгу куркынычын киметүгә  ярдәм итә.

     Мастер-класс үткәргәннән соң, катнашучылар әлеге материалның файдалы һәм кирәкле булуын азсызыкладылар.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International