Бөтендөнья челтәрендә ничек адашмаска

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Интернет көндәлек тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде, Интернеттан файдалану укуның нәтиҗәлелеген арттырырга, шулай ук укытучыларга һәм укучыларга яңалыклар белән танышырга мөмкинлек бирә. Әмма файдалы һәм кирәкле мәгълүмат белән беррәттән, кулланучылар этик булмаган һәм агрессив контентлы ресурслар белән дә очраша. Наркотиклар, милли экстремизм, төрле секталар, этик булмаган реклама — Интернет челтәрендә балалар шундый зыянлы мәгълүматлар белән очрашырга мөмкин. “Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина Интернеттан куркыныч янавы турында даими рәвештә эш алып баралар. Алар Утыз Имән авылы яшүсмерләре белән «Куркынычсыз интернет» темасына әңгәмә үткәрделәр һәм «Куркынычсыз интернет кагыйдәләре!» дигән буклетлар тараттылар.

Чарада 8 яшүсмер катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International