Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре ялгыз пенсионер Әхмәт Гәрәевның торак йортын җыештыруны оештырдылар

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Агымдагы елның 3 декабрендә Россиядә хәйриячелекне үстерү буенча "Юмарт сишәмбе" иҗтимагый инициативасы кампаниясе узды.

Шушы акция кысаларында Балтач районы «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Бөрбаш авылында яшәүче ялгыз пенсионер Әхмәт Гәрәевның торак йортын җыештыруны оештырдылар.

80 яшьлек пенсионер социаль хезмәткәрләрнең эшеннән бик канәгать.  Башкарылган эшләренә һәм үзенә  карата булган игътибар өчен зур рәхмәт җиткерде .

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International