2019 нчы елның 3 нче декабрендә Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Балтач бистәсе Спорт комплексында Балтач районы «Наз» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар өчен район Спартакиадасы үткәрде. Спартакиада дартс, бочча, шашка, шахмат һәм корнхол буенча барды. Ярышларда 35 инвалид көч сынашты. Катнашучыларның барысы да актив тормыш позициясе булган кешеләр. Сәламәтлекләренә бәйле кыенлыкларга карамастан, ир-атлар, хатын-кызлар һәм төрле яшьтәге балалар ярышларда актив катнаштылар, зур кызыксыну күрсәттеләр.
Чара ахырында ярышларда җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.