ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәгендә  17 гыйнвар көнне «Святки – колядки» дигән чара узды, анда 39 бала һәм 17 ата-ана катнашты. Халык костюмнары кигән балалар ряженыйлар сыйфатында чыгыш ясадылар. Тәрбиячеләр Полуэктова Л.В. һәм Семина Д. А. җитәкчелегендә балалар музыка коралларында уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, игътибарга уен уйнадылар. Балалар халык бәйрәме гореф – гадәтләре, колядкалар җырлау, халык уеннары һәм әйлән-бәйлән белән таныштылар. Реабилитантлар янына бәйрәмгә Ежка әби килде. Ул балалар белән күңелле әйлән – бәйлән уеннары - « Ежка әби », «Кар бабай ясыйбыз», «Кар көртләре аша сикер» исемле уеннар уйнады. Ә нинди изге колядкалар – сыйсыз! Бәйрәм бик күңелле узды һәм бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды.

2020 елның 17 гыйнварында Алексеевскиның «Кайгырту» приютында тәрбияче Маслова Н.В. тәрбияләнүчеләрдә уңай сыйфатлар: шәфкатьлелек, игелеклелек формалаштыру, тату балалар коллективын формалаштыруга ярдәм итү максатыннан «Шәфкатьлелек һәм игелеклелек дөньяны коткарачак» дигән темага фикер алышу оештырды. Дәрескә мәктәп яшендәге 12 кеше җәлеп ителде.

"Әни әлифбасы" клубы кысаларында Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү “Рәхәт” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ядәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы ЯшелҮзән районы Норлат үзәк китапханәсе базасында традицион булмаган техника – пластилинография кулланып чираттагы дәрес үткәрде.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” Халыкка Социаль Хезмәт Күрсәтү Комплекслы Үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә 16нчы гыйнварда "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән «Россиядә Терроризм. Массакүләм чаралар вакытында үзеңне ничек сакларга» темасына лекция-әңгәмә үткәрелде. Әлеге занятиянең максаты - өлкән яшьтәге кешеләргә куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү. Шулай ук «Халык күп җыелган урыннарда үз-үзеңне тоту” видеоролигы күрсәтелде, паника вакытында халык күпләп җыела торган урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәлекләр таратылды.

Нурлат үзәк китапханәсе базасында «Рәхәт «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» психологы П.Э. Руссавскаяның «Мозартика»инновацион тернәкләндерү методикасы буенча «Космоска юл» дигән уен формасында төркемле дәрес үткәрде.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Балалар өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында даими рәвештә 8 нче Нурлат үзәк китапханәсе базасында балигъ булмаган балалар белән төркемле дәрес үткәрәләр.

Бүген палата шәфкать туташы Әлфия Вәлиева "Өлкәннәр гигиенасы " дигән лекция үткәрде.

Сәламәтлек көне.

Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү белгечләре “Жемчужина” йөзү бассейны белән 2020 елның 18 гыйнварында “Сәламәтлек көне” үткәрделәр.

Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Физик һәм менталь сәламәтлек турында кайгыртып, кеше төрле авыруларны булдырмый калырга, проблемаларны, стрессларны яхшырак хәл итәргә һәм тормыштан ләззәт алырга сәләтле. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәр кеше өчен хәлиткеч әһәмияткә ия, чөнки ул яхшы тормыш һәм озын гомер тәэмин итә.

Без 2019 елда уңышлы башланган АНОСЛОВ үзәге белән хезмәттәшлек итүне дәвам итәбез һәм 2020 нче елның 16 гыйнварында «Березка» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар быел беренче тапкыр Марат Мөдәрис улы Ильясовта кунакта булдылар. Аның авторлык тренажерлары белән таныштылар һәм аларда шәхсән эшләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International