Нурлат үзәк китапханәсе базасында «Рәхәт «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» психологы П.Э. Руссавскаяның «Мозартика»инновацион тернәкләндерү методикасы буенча «Космоска юл» дигән уен формасында төркемле дәрес үткәрде.
Методика когнитив процессларны: хәтер, фикерләүне, карашны, шулай ук игътибарлыкны һәм сүзне үстерә. Уен балаларга стереотиплардан арынырга һәм иҗади фикерләүне үстерергә, шулай ук коммуникатив күнекмәләр формалаштырырга һәм позитив яктан үзенне һәм дөньяны күрергә ярдәм итте. Дәрес ахырында катнашучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар.