"Әни әлифбасы" клубы кысаларында Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү “Рәхәт” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ядәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы ЯшелҮзән районы Норлат үзәк китапханәсе базасында традицион булмаган техника – пластилинография кулланып чираттагы дәрес үткәрде.
Пластилинография белән шөгыльләнү игътибар, фикерләү, иҗади сәләт, вак моторика, сөйләм үсешенә ярдәм итә. Дәрес ахырында балалар әниләренә үз эшләрен бүләк иттеләр.