Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” Халыкка Социаль Хезмәт Күрсәтү Комплекслы Үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә 16нчы гыйнварда "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән «Россиядә Терроризм. Массакүләм чаралар вакытында үзеңне ничек сакларга» темасына лекция-әңгәмә үткәрелде. Әлеге занятиянең максаты - өлкән яшьтәге кешеләргә куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү. Шулай ук «Халык күп җыелган урыннарда үз-үзеңне тоту” видеоролигы күрсәтелде, паника вакытында халык күпләп җыела торган урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәлекләр таратылды.