Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Өлкәннәр гигиенасы» лекциясе

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Кайбер кешеләр яше белән шәхси гигиена артыннан күзәтми башлыйлар, нәкъ менә шуңа күрә интернат-йорт хезмәткәрләре  даими рәвештә шәхси гигиена темасына  лекцияләр үткәрәләр. Бүген дә палата шәфкать туташы Вәлиева Әлфия социаль хезмәт алучыларга шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерде.

"Өлкәнәя бара кешенең тиресе кибә һәм нәкъ менә хәзер гөмбә авыруларына ныграк бирешә, шуңа күрә бу мәсьәләгә җитди игътибар бирү бик мөһим. Атнага 2-7 тапкыр җылы ванналар кабул итәргә кирәк. Тирене киптерәләр, ә кирәк булса – дымландыручы крем белән сылыйлар. Чиста һәм каралган тән кәефне яхшыртуга һәм үз-үзеңне кабул итүгә ярдәм итә. Авыз куышлыгы гигиенасын җентекләп күзәтергә кирәк. Шәхси гигиена таләпләрен бозу сәламәтлеккә зыян китерергә һәм күп кенә авыруларга китерергә мөмкин", - дип сөйләде ул.

Гигиеник процедуралар уздыра алмаган кешеләргә нянечкалар мөстәкыйль ярдәм итә. Тик гигиеник процедураларны оештыру гына җитми: шәхескә карата хөрмәт күрсәтү, аның нинди булуы белән кабул итү, кешегә шатлык-куанычны кире кайтару өчен барысын да эшләргә тырышырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International