ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Дәресләр авыруларга, өлкән туганнарына, якыннарына ярдәм иткән, махсус медицина белеме булмаган кешеләр өчен үткәрелэ.

Безнең дәресләр ярдәмгә мохтаҗлык килеп чыккан очракта, мәсәлән, туганы авырып китсә, яисә әти-әнилэргә тиешенчэ тәрбия бирәсе булса, шулай ук күпмедер вакыт мондый тәрбияне тәэмин иткән кешеләргә файдалы булачак.

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» нең  «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»ндә социаль эш буенча белгеч Алиуллина Альбина өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан кешеләрне карау алымнарына өйрәтте. Дәрес барышында махсус реабилитация җайланмаларыннан файдалану техникасы белән таныштырылды.

2021 елның 19 нчы гыйнварында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. җитәкчелегендә “Сәламәтлек сәгате”  дигән исем астында саф һавада уеннар үткәрелде.

Балаларның уйлап табулары көне кысаларында Бөгелмә районының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Яшь фантазерлар» дип исемләнгән калейдоскоп ясау буенча гамәли танып-белү дәресе узды.


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Баулы районының тыл хезмэтчэне Пыркова Антонина Алексеевна 1928 елның 1 ноябрендә туган.

15.01.21 ел. Хезмәт буенча инструктор Давыдова О. Н. 12-16 яшьлек  тәрбияләнүчеләр  белән дәрес үткәрде. Максаты: тәрбияләнүчеләрне бәрәңге әзерләү технологиясе белән таныштыру.

Дәрестә 6 кеше катнашты.

 2021-нче елның 18-нче гыйнварында  Югары-Утар акылга зәгыйфь балалар йорты  тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк Хөсәен кызы “Файдалы һәм зарарлы азык-төлек продуктлары” дигән тема астында рәсем конкурсы үткәрде.

Гаилә, аналар, ата-аналар һәм балачак мәсьәләләре буенча ведомствоара хезмәттәшлек эше кысаларында 2021 нче елның 12 нче гыйнвары көнне Түбән Каманың «Гаилә кунакханәсе» клубында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Светлана Ежова балигъ булмаган балалары булган һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен «Гаилә парында җайланмаларны үлчәү» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.

    «Изгелек» инвалидларны тернәкләндеру үзәгендә массаж ясаучы шәфкать туташы Мустафаева Гюллу Махмуд кызы бронхит вакытында күкрәк читлеге массажы дигән темага әңгәмә үткәрде.

17.01.21 нче елда тәрбияче Сәгыйдуллина М.В. мәктәп яшендәге балалар белән «Һөнәр илендә» дигән  танып-белү дәресе үткәрде. Дәреснең максаты: балаларның һөнәрчелек (һөнәрләр) турындагы күзаллауларын яңа мәгълүматлар аша, иҗади биремнәр аша тирәнәйтү һәм киңәйтү. Дәрестә 8 бала катнашты.

15.01.2021 ел. Тәрбияче Лесагина Ю.А. тәрбияләнүчеләр белән «Туган тел - ата һәм ана теле» дигән викторина үткәрде. Максат: тәрбияләнүчеләрдә туган телгә сакчыл караш тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International