"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел..."

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

 ​ Баулы районының тыл хезмэтчэне Пыркова Антонина Алексеевна 1928 елның 1 ноябрендә туган.

​ ​ ​ ​ Антонина Алексеевна Баулы районы Сула елгасы буендагы Уд.Ташлы авылында күп балалы гаиләдә туа һәм үсә. Сугыш башланганда, Антонинага 13 яшь була, әтисен фронтка алалар. Мәктәпне тәмамлый алмый, әнисен, өлкән апаларын алыштырырга, кайчагында басуга эшкә барырга туры килә. Гади кешеләр, балалар-яшүсмерләр җилкәсенә күпме авыр сынаулар ятты, кемдер бу җиңүне фронтта якынайтты, ә кемдер фронтка ярдәм итеп өйдә эшләде. Әти 1944 елда, сугыштан кайтмыйча, һәлак була. Сугыштан соң колхозда эш кимемәде. Илне күтәрергә, халыкны ашатырга кирәк иде. Сайламыйча барысын да эшләргә туры килде. Хезмәттә һәм гаилә мәшәкатьләрендә еллар узды, Антонина Алексеевна кияүгә чыкты. Ире белән бергә 10 бала тәрбияләп үстерәләр.​

​ ​ ​ ​ ​ Антонина Алексеевнага куптапкырлар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50, 60, 70, 75 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International