2021 елның 19 нчы гыйнварында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. җитәкчелегендә “Сәламәтлек сәгате” дигән исем астында саф һавада уеннар үткәрелде.
Дәреснең максаты: балаларның сәламәтлекләрен ныгыту,саф һавада йөрү эчтәлеген баету, яңа төр уеннар белән таныштыру, уеннарга карата уңай мөнәсәбәт тудыру.
Кыш көне без нәкъ әкияткә эләгәбез, ә балалар өлкәннәрдән күпкә тәэсирлерәк, кыш ел фасылы аларда һәрчак шатлану уята. Кышын ачык саф һавада йөрү күңел ачу өчен генә түгел, ә сәламәтләндерүнең искиткеч ысулы да. Саф һавада йөрү балаларның кәефен күтәрә, шуның өстенә уртак эшчәнлек социаль күнекмәләрен үстерә һәм балаларда дуслык, җаваплылык хисе тәрбияли.
Балалар бик теләп саф һавада уйнарга чыктылар. Алар төрле уеннар, күзәтүләр, күнегүләр белән мәшгуль булдылар. Аларга бигрәк тә туп белән уен ошады. Балалар саф һавада йөрүдән, күңелле һәм мавыктыргыч уеннардан шатлык һәм ләззәт алып, аны дәвам итү теләге белән кайттылар.