Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»ндә дәресләр

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Дәресләр авыруларга, өлкән туганнарына, якыннарына ярдәм иткән, махсус медицина белеме булмаган кешеләр өчен үткәрелэ.

Безнең дәресләр ярдәмгә мохтаҗлык килеп чыккан очракта, мәсәлән, туганы авырып китсә, яисә әти-әнилэргә тиешенчэ тәрбия бирәсе булса, шулай ук күпмедер вакыт мондый тәрбияне тәэмин иткән кешеләргә файдалы булачак.

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» нең  «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»ндә социаль эш буенча белгеч Алиуллина Альбина өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан кешеләрне карау алымнарына өйрәтте. Дәрес барышында махсус реабилитация җайланмаларыннан файдалану техникасы белән таныштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International