Кошлар һәм җәнлекләр кышын
Кыш - күп кенә кошлар һәм җәнлекләр өчен җитди сынау чоры. 10нчы февраль көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балаларда кошларга һәм җәнлекләргә кайгыртучанлык һәм мәрхәмәтлек хисе тәрбияләү максатыннан музыка җитәкчесе Гиниатуллина Е. Н. «Кошлар һәм җәнлекләр кышын»дигән чара үткәрде.
Педагог балаларга кошлар һәм җәнлекләрне ни өчен ашатырга кирәклеге, паркларга һәм урманнарга нинди файда китерүләре турында сөйләде, үз куллары белән нинди җимлекләр ясарга мөмкинлеге булуын күрсәтте. Балалар үзләре кул астындагы материаллардан җимлекләр ясадылар, ашлык белән тулыландырдылар һәм, урамга чыккач, агач ботакларына элеп куярга булдылар.
Чара барышында урман җәнлекләре һәм кошлар тавышлары фон булып торды. Һәм, билгеле инде, җылыну өчен биюсез булмады.
«Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Нәҗмиева Р.М. вак моторикага дәрес үткәрде
Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре, Фшн һәм технологияләр елы кысаларында, 2021 елның 10 февралендә «Фән әһәмиятле эйбер” дигән чара үткәрделәр. Чара барышында балалар туган илнең фән өлкәсендә казанышларына багышланган презентациясен карады, ул аларның фән өлкәсендә күз күремен үстерү максатыннан күрсәтелде.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хаҗарова «Бергә эшлибез» дигән темага мастер-класс үткәрде.
“Фәнгә юл” программасы кысаларында РФ фән һәм технологияләр елына багышланган “8 февраль -Фән көне” дигән темага төркемле дәресне Түбән Кама Веста Үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова үткәрде. Дәрестә 15 балигъ булмаган бала катнашты.
9 январь конне тәрбияче Васильева Сиринә балалар белән “Кышкы әкият” яраткан әкиятләрне уку дигән темага дәрес үткәрде.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Традицион булмаган рәсем ясау техникасы» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Җәлил картлар йортында өстәл уеннары
Шәфкать туташы Лимуза Фәхрутдинова социаль хезмәт алучылар өчен "Ботулизм" турында лекция укыды. Лекция барышында олылар һәм инвалидлар игътибар белән тыңладылар һәм бу мәкерле авыру турында сораулар бирделәр, аны профилактикалау ысуллары һәм корбанга беренче ярдәм күрсәтү турында белделәр.
8 февраль - Россия фәне көне. Шул уңайдан "Наз" тернәкләндерү үзәгендә "Да здравствует Наука" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелә. Чара барышында атаклы галимнәрне, фән эшлеклеләрен искә төшердек. Шул ук исемдә китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.