«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Бергә эшлибез» дигән мастер – класс

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хаҗарова «Бергә эшлибез» дигән темага мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты: тернәкләндерү вакытында социаль хезмәт алучыларның туганнарын һәм якыннарын җәлеп итү.

  Белгеч чакырылган социаль хезмәт алучыларның  туганнары өчен мастер-класс үткәрде. Аяк-кул хәрәкәт итү функцияләре бозылганда, төрле җайланмалардан файдаланып, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү мөмкинлеген арттырырга һәм инвалидларны тернәкләндергә мөмкин. Кунаклар белгеч белән бергәләп, тернәкләндерү техник чараларын кулланып, читтә булган предметларны алу юлын үзләштерделәр. Көнкүреш, актив эшчәнлек,  шәхси гигиена буенча практик киңәшләр алдылар. Алар «Бармак гимнастикасы» ярдәмендә вак моториканы үстерү һәм  хәтерне ныгыту  өчен төрле күнегүләр  кулландылар.

      Сөйләм телен үстерү максатыннан чыгып, шигырь  һәм мәкальләрне искә төшерделәр.

Социаль хезмәт алучыларга якыннарының ярдәме уңай тәэсир итте, аларның кәефләре яхшырды. Туганнары да алган белемнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

      Чарада ике кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International