“Фәнгә юл” программасы кысаларында РФ фән һәм технологияләр елына багышланган “8 февраль -Фән көне” дигән темага төркемле дәресне Түбән Кама Веста Үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова үткәрде. Дәрестә 15 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес белгечнең ел саен 8 февральдә Россия фәне көне билгеләп үтелүе, 2021 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителүе турында сөйләвеннән башланды. Дәрес барышында белгеч балалар белән бергә Россия фәненең дөньяга, дөнья фәненә өлеш керткән күп кенә бөек исемнәр бирүе, аның ярдәмендә Россия Биосфера турында тәгълимат эшләнгән беренче ил булды, дөньяда беренче тапкыр галәмгә җирнең ясалма иярчене җибәрелүе, дөньяда беренче атом станциясе файдалануга тапшырылуы турында сөйләде. Шулай ук Россия галимнәре-Нобель премиясе лауреатлары да билгеләп үтелде. Шуннан соң белгеч балалар белән «Барысын да белергә телим» дигән интеллектуаль викторина үткәрде. Балалар өч командага бүленеп белгечнең сорауларына җавап бирделәр. Сорауга дөрес җавап биргән команда смайлик алды. Викторина ахырында смайликларны санау юлы белән җиңүче билгеләнде.
Дәрес тәмамлангач, укучылар түбәндәге теләкләр алдылар: тирә-як дөньяны белергә һәм аңларга тырышыгыз; мәдәният барлыкка китергән якты һәм мәңгелек рух көчен тоярга өйрәнегез; укытучылар бирә торган белемнәрне үзләштерегез һәм камилләштерегез; күбрәк укыгыз, кызыксыныгыз, таныгыз.