Кошлар һәм җәнлекләр кышын

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Кошлар һәм җәнлекләр кышын

 

Кыш - күп кенә кошлар һәм җәнлекләр өчен җитди сынау чоры. 10нчы февраль көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балаларда кошларга һәм җәнлекләргә кайгыртучанлык һәм мәрхәмәтлек хисе тәрбияләү максатыннан   музыка җитәкчесе Гиниатуллина Е. Н. «Кошлар һәм җәнлекләр кышын»дигән чара үткәрде.

Педагог балаларга кошлар һәм җәнлекләрне ни өчен ашатырга кирәклеге, паркларга һәм урманнарга нинди файда китерүләре турында сөйләде, үз куллары белән нинди җимлекләр ясарга мөмкинлеге булуын күрсәтте. Балалар үзләре кул астындагы материаллардан җимлекләр ясадылар, ашлык белән тулыландырдылар һәм, урамга чыккач, агач ботакларына элеп куярга булдылар.

Чара барышында урман җәнлекләре һәм кошлар тавышлары фон булып торды. Һәм, билгеле инде, җылыну өчен биюсез булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International