Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Традицион булмаган рәсем ясау техникасы» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның вак моторикасын үстерү, иҗатларын, фантазияларын яхшырту.
Чарада социаль хезмәт алучылар кисточка һәм гуашь (акварель) урынына теш чистарта торган таякчыклар кулландылар.
Катнашучылар, үз фантазияларын күлланып, теш чистарта торган таякчыкларны гуашь (акварельга) манып бирелгән тематика буенча рәсем ясадылар. Чара ахырында, рәсемнәренә карап, эшләре буенча уртак фикер алышу оештырдылар.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар уңай энергия алып, кәеф һәм психоэмоциональ торышларын яхшырттылар.
Чарада алты кеше катнашты.