10 нчы социаль участокта Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлнара Гизатуллина «Будапештны азат итү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләрне Бөек Ватан сугышы тарихының героик һәм фаҗигале сәхифәләре белән таныштыру, үз халкың һәм Ватаның өчен горурлык хисе тәрбияләү, илнең Хәрби тарихын өйрәнү максаты белән оештырылды. Дәрестә 14 балигъ булмаган бала катнашты.
2022-нче елның 25-нче февралендә тәрбияче Эзекова Э.Р. "Әти өчен галстук"дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: балаларны рәсем ясарга, туры һәм түгәрәк линияләр ясарга өйрәтү, үрнәк буенча рәсем төшерергә, якын кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.
«Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова «Суган әфәнде» дигән мастер-класс үткәрде. Чараның максаты-балаларны суган утырту алымнарына өйрәтү, мөстәкыйльлекне үстерү.
«Социаль актив» проектын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 22 февраль көнне «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» дип исемләнгән төркемле психиагностика үткәрде. Әлеге тикшеренүнең максаты-проектта катнашучыларның үз балаларына карата мөнәсәбәтләрен өйрәнү.
Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 24 февраль көнне 11 нче социаль участокта “Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары” курсыннан «Үз-үзең белән танышу» дигән тренинг дәресен үткәрде. Төркемдәге яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышын тикшерү максатыннан үткәрелгән чарада 13-14 яшьлек 21 бала катнашты.
Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 24 нче февраль көнне 11 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова «Февраль Халык бәйрәмнәренең тылсымы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чара рус халкының гореф-гадәтләре белән танышу, балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр булдыру, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм, фикерләү, хәтер тәрбияләү максатыннан 15 балигъ булмаган бала арасында үткәрелде.
24 февральдә «Радость» халыкка социаль хезмәт мәктәбенең чираттагы дәресе булды.
Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбияләү бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова 12 нче социаль участокта «Баһадир көче!» дип аталган конкурс-күңел ачу программасы үткәрде. Чара Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган иде һәм ул патриотик хисләр тәрбияләү, балаларны бәйрәм мәдәниятенә җәлеп итү, дәүләт бәйрәмнәрен билгеләп үтү максатыннан үткәрелде. Чарада 9 балигъ булмаган бала катнашты.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру эше кысаларында “Тегүчелек эше” кабинетында «Көнкүреш әйберләре тегү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максаты: көнкүреш әйберләре әзерләү.
2022 елның 24 февраль көнне «Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат йортында» тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна « Рәсемнәрне үз конвертларына урнаштыру» дигән темага шөгыль үткәрде.