«Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова «Суган әфәнде» дигән мастер-класс үткәрде. Чараның максаты-балаларны суган утырту алымнарына өйрәтү, мөстәкыйльлекне үстерү.
Очрашу башында барысы бергә үсемлекләр үстерү өчен кирәкле шартлар һәм аларны утырту ысуллары турында фикер алыштылар. Соңыннан белгеч дәрестә утыртылачак үсемлекләр турында табышмакларга җавап бирергә кушты, эш барышын күрсәтте, куркынычсыз эш алымнарын аңлатты. Башта балалар «Суган әфәнде» утырту өчен стаканнарны бизәделәр, аннары аңа йөз ясадылар, чәч өчен кирәкле озынлыкны сайладылар. Суганга күз һәм чәчләрне беркеткәч, кемнең кемне эшләве аңлашылды: әфәндеме яисә ханыммы. Эшнең соңгы этабы гына турыдан-туры суган утырту булды: дәрестә катнашучылар бизәлгән стаканнарга җир салдылар, аңа су сиптеләр һәм соңыннан гына суганны утырттылар.
Алынган үсентеләрне балалар аларның ничек үсәчәкләрен һәм яшелләнәчәген күзәтү өчен өйләренә алдылар. Дәрестә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 6 балигъ булмаган бала катнашты.