Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында бу атнадан “Чисталык һәм яхшылык” атналыгы башланып китте.Тәрбияче Сибгатуллина Алсу белән балалар үзләренең шкафларын тәртипкә китерделәр, кечкенәләргә дә булыштылар. “Иң чиста шкаф” дигән акциядәге җиңүчеләргә бүләкләр, дипломнар бирелде.
Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар белән тәрбияче Гордеева Галина “Поле чудес” уены үткәрде. Уен бик күңелле, кызыклы үтте. Ахырдан җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар.
Иске Икшермә авылында урнашкан ”Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар белән тәрбияче Гордеева Галина”Кыргый хайваннар”дигән темага викторина үткәрде.
Балалар җәнлекләр турында җырлар җырладылар, рәсемнәр ясадылар, сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан барлык катнашучы балаларга да призлар бирелде.
Саба районы Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар 15 май көнне Биектау районында урнашкан ”Татар страусы” дип аталган страуслар фермасына экскурсиягә бардылар. Алар анда страусларны һәм башка төрле җәнлекләрне үз күзләре белән күреп кайттылар. Балаларга экскурсия бик ошады.
8 май көнне Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләр, анда эшләүче хезмәткәрләр барсыда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар.
27 апрель 12.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен хәйрия спектакле үтәкерелде. Чарага Казан шәһәреннән һәм Республикабыз районнарыннан ветераннар чакырылды.