22нче июнь – Хәтер һәм кайгы көне.

2015 елның 23 июне, сишәмбе

         22нче июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы булып тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне. Корбаннар ягыннан тарихта бер генә сугышның да Бөек Ватан сугышына тиңе юк һәм була күрмәсен дә. 
1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта фашизмны җиңү өчен ничә меңнән артык райондашыбыз да чит җирләрдә башын салды. Шәһәребездәге Мәңгелек ут, авылларыбыздагы исемнәре ташка уелып язылган обелисклар шул дәһшәтле елларны искә төшереп тора. Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, 22 июнь көнне  “Волонтерлар” хәрәкәте кызлары яу кырында ятып калганнарны искә алып, "Азатлык сугышчысы" һәйкәленә чәчәкләр куйдылар һәм шәм кабыздылар.


       Сугыш һәм тыл ветераннары күргән бу михнәтләр бүтән кабатлана күрмәсен! Аларны онытырга хакыбыз юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International