Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар тәрбияче Исмагилова Айсылу белән Яр Чаллы шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Робинзон” дип аталган военно-патриотик слетта катнашып IV нче урынны алып кайттылар. Командага грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Аларга киләчәктәдә зур уңышлар телибез.
Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре Гордеева Галина белән “Сестрица Аленушка и братец Иванушка” дигән әкиятне сәхнәләштерделәр. Сәхнәләштерелгән әкият бик матур килеп чыкты.
22 июль көнне Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар. “Родина” кинотеатрында мультфильм карадылар. “Әкият” кафесында тәмле ризыклар ашадылар. Балаларга экскурсия бик ошады.
Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар белән тәрбияче Зиганова Ләйсән “Үсемлекләр патшалыгында” дигән экологик викторина үткәрде. Анда тәрбияләнүче балалар бик теләп катнаштылар.
Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар җәйге каникул чорында ял итеп кенә ятмыйлар, бакчаларда да тырышып эшлиәр. Яз көне һәрберсенә участоклар бүлеп бирелә, җәй буе шул участокларга сулар сибеп, чүпләрен утап, яшелчәләр, чәчәкләр үстерәләр. Көз көне тырышкан хезмәтнең нәтиҗәсен күреп барыбызда сөенә.
Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында “Чисталык һәм яхшылык” атналыгы дәвам итә. Тәрбияче Исмагилова Айсылу белән балалар үзләренең бүлмәләрен җыештырдылар, кечкенәләргәдә бүлмәләрен тәртипкә китерергә булыштылар. “Иң чиста бүлмә” дигән акциядәге җиңүчеләргә бүләкләр, дипломнар бирелде.
14 июль көнне Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар белән тәрбияче Зиганова Ләйсән “Бәхетле очрак” дигән уен үткәрде. Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар белән тәрбияче Исмагилова Айсылу “Күңелле пионербол” уены үткәрде. Бу ярышта 12:11 исәбе белән “Дуслык” командасы җиңү яулады. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.