Яшел дулкын

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

“Язгы игелек атнасы” кысаларында Яр Чаллы шәһәренең  Тору урыны һәм шөгыле булмаган кешеләр өчен социаль күнегү үзәге “Перекресток”та бик күп файдалы һәм игелекле эшләр эшләнде. Шуларның берсе – Боровецк чиркәве каршында оешкан яшьләр төркеме “Рассвет” белән берлектә үткән “Яшел дулкын” акциясе. Бу көнне “Перекресток” үзәгендә вакытлыча яшәүчеләр, анда эшләүче хезмәткәрләр һәм “Рассвет” кызлары һәм егетләре бергәләшеп агач утыртуны оештырдылар. Күмәк көч белән Үзәк ишек алдына миләш һәм чыршы үсентеләре утыртылды. Соңыннан “Рассвет”лылар Үзәктә яшәүчеләр өчен бәйрәм оештырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International