27 апрель 12.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен хәйрия спектакле үтәкерелде. Чарага Казан шәһәреннән һәм Республикабыз районнарыннан ветераннар чакырылды.
Махсус Бөек Җиңүнең 70 еллыгына уңаеннан, Илдар Юзеев повесть-поэмасы буенча куелган «Гашыйклар тавы» спектакле күрсәтелде. Әлеге спектакль язмышлары аяусыз сугыш елларына туры килгән аерым бер чор кешеләре турында сөйләнелде.
Безнең Биектау районынна да тыл хезмәтчеләре хәм сугыш чоры балалары барды. Бу спектакль аларның шул еллардагы истлекләрен яңартты, күңелләрен кузгатты.
Чарада котлаулар булды, ветераннарга канәфер чәчәклэрен тапшырдылар һәм алар хөрмәтенә чәй табыннары әзерләнгән иде.