ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе

   Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында бу атнадан “Чисталык һәм яхшылык” атналыгы башланып китте.Тәрбияче Сибгатуллина Алсу белән балалар үзләренең шкафларын тәртипкә китерделәр, кечкенәләргә дә  булыштылар. “Иң  чиста шкаф” дигән акциядәге    җиңүчеләргә бүләкләр, дипломнар бирелде.

 

    Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар белән тәрбияче Гордеева Галина “Поле чудес” уены  үткәрде. Уен бик күңелле, кызыклы үтте. Ахырдан җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

 


26
июнь, 2015 ел
җомга
      Татарстан Республикасының янгыннан саклау дәуләт учреждениясе Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәтенең Яр Чаллы отряды аерымланган подразделениясе начальнигы Алексеев В.А. 26 июнь конне Минзәлә районы “Тургай”приютында «Янгынга каршы балалар куркынычсызлыгы" турында  профилактик әңгәмә уткәрде. 

23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
22нче июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы булып тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне. Корбаннар ягыннан тарихта бер генә сугышның да Бөек Ватан сугышына тиңе юк һәм була күрмәсен дә. 


4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

      Социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар.


26
май, 2015 ел
сишәмбе

      Иске Икшермә авылында урнашкан ”Тургай” приютында  тәрбияләнүче балалар белән тәрбияче Гордеева Галина”Кыргый хайваннар”дигән темага викторина үткәрде.

Балалар җәнлекләр турында җырлар җырладылар, рәсемнәр ясадылар, сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан барлык катнашучы балаларга да призлар бирелде.

 


18
май, 2015 ел
дүшәмбе

Саба районы Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар 15 май көнне Биектау районында урнашкан ”Татар страусы” дип аталган страуслар фермасына экскурсиягә бардылар.  Алар анда страусларны һәм башка төрле җәнлекләрне үз күзләре белән күреп кайттылар. Балаларга экскурсия бик ошады.


8
май, 2015 ел
җомга

 8 май көнне Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар,  тәрбиячеләр, анда эшләүче хезмәткәрләр барсыда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар.

 


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

 27 апрель 12.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен хәйрия спектакле үтәкерелде. Чарага Казан шәһәреннән һәм Республикабыз районнарыннан ветераннар чакырылды.


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
“Язгы игелек атнасы” кысаларында Яр Чаллы шәһәренең  Тору урыны һәм шөгыле булмаган кешеләр өчен социаль күнегү үзәге “Перекресток”та бик күп файдалы һәм игелекле эшләр эшләнде. Шуларның берсе – Боровецк чиркәве каршында оешкан яшьләр төркеме “Рассвет” белән берлектә үткән “Яшел дулкын” акциясе. Бу көнне “Перекресток” үзәгендә вакытлыча яшәүчеләр, анда эшләүче хезмәткәрләр һәм “Рассвет” кызлары һәм егетләре бергәләшеп агач утыртуны оештырдылар. Күмәк көч белән Үзәк ишек алдына миләш һәм чыршы үсентеләре утыртылды. Соңыннан “Рассвет”лылар Үзәктә яшәүчеләр өчен бәйрәм оештырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International