“Язгы изгелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” ирекле акция һәм “Татарстан Командасы” иҗтимагый хәрәкәте кысаларында 2016 елның 5 сентябрендә “Волонтер” иреклеләр үзәге яшьләре “Игелек кыл!” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Хәерле көн һәм яхшы кәеф теләкләре юллап, алар киң җәмәгатьчелеккә изге эшләр эстафетасы башлану турында хәбәр иттеләр, игелекле гамәлләр кылырга чакырдылар.