“Татарстан Командасы” иҗтимагый инициативасы һәм Көзге изгелек атнасы кысаларында, 2016 нчы елның 6 сентябрендә “Шәфкатъ” үзәге белгечләре волонтерлар ярдәме белән саф һавада скандинав йөрү буенча ял итүчеләргә мастер-класс үткәрделәр. Әлеге чара парк зоналарына халыкның игътибарын җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылды. Чарада катнашучылар скандинав йөрүнең сәламәтлеккә күпкырлы уңай тәэсир ясавын белделәр. Ял итүчеләр буш вакытларын сәламәтлеккә файдалы итеп үткәрделәр.