“Бергәләп изгелек кылыйк”

2016 елның 9 декабре, җомга

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 8 нчы декабрь көнне Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өендә кунакта булдылар, аларга төрле тәм – томнар тапшырдылар.     

Сабыйларны әлеге бүләкләр белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты А. Н. Хәйруллин, шәхси эшмәкәр А. А. Таҗиев сөендерделәр.

Сәламәтлекләре ягыннан ярдәмгә мохтаҗ балалар аеруча җылы мөнәсәбәткә лаек. Шуны күз уңында тотып волонтёрлар сабыйлар белән аралаштылар, үзләренең күңел җылысын бүләк иттеләр, алар өчен кечкенә генә бәйрәм оештырдылар. Бу көнне кызыклы клоуннар  балаларның авыртунуларын беразга гына булса да оныттырып тордылар, сабыйларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Ата –аналар исә үз чиратында мондый игътибар, җылы мөнәсәбәт күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International