“БАРЫСЫ ДА ҮЗ КУЛЫҢДА”

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

31 январь  көнне “Шәфкать” халыкка социаль  ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре психолог Миргасимова Г.Р., социаль  педагог Мубаракшина Р. Г. яман гадәтләрне кисәтү буенча Сарман аграр көллиятендә “Барысы да үз кулыңда”, “Позитив фикер йөрткргә өйрәнегез” исемле  профилактик шөгылләр уздырдылар.

Аграр көллиятнең 63 төркеменең беренче курс студентлары фикер алышуларда актив катнаштылар; төркемләп   фикер алышуларда уңай социаль  тәҗрибә тупладылар; фактларны төрле күзлектән анализларга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International