27 февраль көнне Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”ендә күп балалы, авыр хәлдә булган гаиләләрдәге балалар һәм әниләр өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класслар булып узды. Рәсем сәнгатенең белем нигезләренә ПАО “Таттелеком” хезмәткәрләре төшендерде.
Улларыбызга тыныч хезмәт телик!
2017 елның 21 февралендә Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Арча педагогика көллияте волонтерлары белән берлектә Арча өлкәннәр интернат-йортында яшәүче ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар
2017 нче елның 20 февралендә Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары яшүсмерләр өчен “Армия бәйрәме” дигән мәдәни-күнелачу чарасы үткәрделәр.
Арча халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү “Мәрхәмәтлек үзәге” хезмәткәрләре Арча педагогия көллияте волонтерлары белән берлектә өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә карауда торучы ир- атларны Совет Армиясе көне белән котладылар
Түбән Субаш авылында яшәүче Рәхимә Хади кызы Исеевага 17 февраль көнне 90 яшь тулды.
14 февраль көнне “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Гашыйклар көне уңаеннан, Ләке авылы “Игәнә” керәшен халык фольклор ансамбле кунакта булды.
Бәйрәмгә багышланган кызыклы сорауларга бергәләп җавап эзләдек. Бүләккә һичшиксез “Валентинка”лар өләштек.
14 февраль көнне “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Гашыйклар көне уңаеннан, Ләке авылы “Игәнә” керәшен халык фольклор ансамбле кунакта булды.
Бәйрәмгә багышланган кызыклы сорауларга бергәләп җавап эзләдек. Бүләккә һичшиксез “Валентинка”лар өләштек.
3 февраль көнне “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез, ветераннарыбыз кызыксынып, кургәзмәдәге материаллар белән таныштылар, үзләренең шул чордагы тормышларын искә төшерделәр. Күргәзмәдән алган хис, кичерешләр сүз белән генә аңлатып бирерлек түгел. Барда канәгать калдылар.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснулин 31 гыйнвар көнне районга эшлекле сәфәр кылды. Аны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Депутат "Шәфкать" үзәгендә булды, һәм үзәктә ял итүчеләр белән очрашу үткәрде. "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина оешманың эшчэнлеге белэн таныштырды.