ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

“Гнездышко” приютының бәләкәйләр төркеме тәрбияләнүчеләре китапханәдә булып кайттылар.


11
август, 2017 ел
җомга

“Сарман  буйларыннан  үткән  чакта...”

10 август  көнне   “Шәфкать”   халыкка  социаль  ярдәм  күрсәтү  үзәгендә  сәламәтлеген  ныгытучы өлкәннәр өчен   “Социаль  туризм “  технологиясе  кысаларында   Сарман  буйлап  сәяхәт оештырылды. Республикабызның   төрле  төбәкләреннән  килүчеләр   районыбызның  ирешелгән  уңышларын үз  күзләре  белән  күреп   тамаша  кылдылар.


24
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау - кулланучы һәм сатучы арасында барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне җайга салу.

     Насырова Алина Викторовна  - Татарстан Республикасының эчке базарны үстерү һәм координацияләү буенча Түбән Кама бүлегенең төп консультанты хокукый актлар турында мәгълүмат җиткерү максаты белән “Шәфкать" үзәгенә очрашуга килде.

          Очрашу барышында катнашучыларга гамәлдәге законнар буенча аңлатма бирелде һәм конкрет мисалларда конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибе аңлатылды.


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Мәхаббәтсез яшәп булмый.

5 июль көнне “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр һәм Сарман үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә мәхаббәт һәм тугрылык көне кысаларында әдәби музыкаль кичә булып узды.


23
июнь, 2017 ел
җомга

22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.


2
июнь, 2017 ел
җомга

      2017 нчы елның 1 июнендә Балык Бистәсенең «Яшьлек» стадионында Халыкара Балаларны яклау коненә багышланган чара үткәрелде.


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

    Сарман районы “Шәфкатъ”  үзәгендә  супервизия үтте

 Сарман районы “Шәфкатъ”  үзәгендә  алкоголь эчемлекләре  кулланган гаилә , аларның гаилә членнарына ярдәм итү  темасына супервизия үтте. Бу чарада  Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарыннан соөиалҗ хезмәт күрсәтү үзәге директорлары һәм хезмәткәрләре катнашты. Казаннан килгән Людмила Тимофеевна Чернова , Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә республика мәглүмәти- методик үзәге специалистлары  күп сорауларны ачыкларга ярдәм иттеләр.


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

  15 нче май көнендә иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе -Халыкара Гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм гаилә традицияләренә үзенчәлекле хөрмәт күрсәтү көне булып тора.


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Халыкара гаилә көнендә “Шәфкаттә” очрашу.

 

1993 елдан башлап, 15 май көнне Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Гаилә ул – бала өчен беренче тормыш мәктәбе. Кешенең шәхес буларак формалашуы нәкъ менә гаиләдән башлана. Гаилә кыйммәтләре баланың төрле яклы үсешенә уңай йогынты ясый.


12
май, 2017 ел
җомга

 Сарман районы  Шәфкатъ үзәгендә терроризмнан  саклану максатыннан  жыелыш үткәрелде

11 май көнне Сарман районы  Шәфкатъ үзәгендә терроризмнан  саклану максатыннан   барлык персонал белән инструктаж һәм өйрәнү тренировкасы үткәрелде.Бу чарага  полиция хезмэткәре Бахтеев Р.Р. да килде. Җыелышта терроризм белән көрәшү чаралары турында чыгыш ясалды, терроризмнан саклану чаралары аңлатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International