Халыкара гаилә көнендә “Шәфкаттә” очрашу.

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

1993 елдан башлап, 15 май көнне Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Гаилә ул – бала өчен беренче тормыш мәктәбе. Кешенең шәхес буларак формалашуы нәкъ менә гаиләдән башлана. Гаилә кыйммәтләре баланың төрле яклы үсешенә уңай йогынты ясый.

Халыкара гаилә көне кысаларында  “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балигъ булмаган балалар   өчен ведомствоара чаралар планлаштырылды һәм уздырылды. Болар түбәндәгеләр: кино – театр хезмәткәрләре хәйрия киносеансы; гражданлык акты хәлен теркәү бүлеге белгече чыгышы; үзәкнең “Татар ишегалды” музеена экскурсия;  минем “Шәҗәрә агачым” уены; үзәкнең сенсор бүлмәсендә уен – шөгылләр.

“Татар ишек алды” музеенда  балалар халкыбызның үткәне белән таныштылар, бик күп  яңа, файдалы, кызыклы мәгълумат тупладылар. Рухый – әхлакый планда белемнәрен баеттылар. Шулай да музейлар бик кирәк, -  дигән фикергә килделәр. Алар үз халкыбыз узган юлны  күрсәтәләр, исбатлыйлар.

Халык арасында үз нәселеңнең туганлык җепләре белән кызыксыну елдан - ел актуальләшә. Шәҗәрә аша халык ата – бабаларыбызның туган җирендә, нәселне дәвам иттерүче булуына инана. Өлкән буын белән яшьләр арасындагы мөнәсәбәт, рухи элемтә – мәңгелек мәсьәлә.

Балалар “Минем шәҗәрәм” исемле уенда катнаштылар. Иң элек  үз исеме язылган, аннан соң әти – әниләре, әби – бабалары язылган алмаларны агач ботакларына элделәр. Уен ахырында һәр бала үзенең шәҗәрә агачы янында истәлеккә сурәткә  төштеләр. Нәсел чылбырында үзе  булуын тою балаларда яхшы гамәлләр белән горурлану тойгысы уятты,шуларга лаек булу теләге тудырды.

Сенсор бүлмәдә балалар серле әкият дөньясына эләктеләр. Монда уен – шөгыль барышында сөйләшү – аралашу күнекмәләрен баеттылар, үзләренең хис – тойгылары, үз –үзләрен тотышлары белән идарә итәргә өйрәнделәр.

Кыскасы белгечләр,  балаларга гаилә – ул иң якын кешеләр; гаилә һәм аның традицияләрен сакларга кирәклеген; һәр гаилә бәхетле булырга хокуклы; боларның күбесе үзебездән дә торуын да төшендерегә тырыштылар.

Очрашу файдалы һәм күңелле үтте. Балалар тәм – том белән сыйландылар. Уздырылган чаралар һәркем күңелендә җылы хатирәләр калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International