Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә супервизия үтте
Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә алкоголь эчемлекләре кулланган гаилә , аларның гаилә членнарына ярдәм итү темасына супервизия үтте. Бу чарада Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарыннан соөиалҗ хезмәт күрсәтү үзәге директорлары һәм хезмәткәрләре катнашты. Казаннан килгән Людмила Тимофеевна Чернова , Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә республика мәглүмәти- методик үзәге специалистлары күп сорауларны ачыкларга ярдәм иттеләр.