“Көзге игелек атнасы” кысаларында, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге белгечләре иреклелэр белән берлектә, Әлмәт авылында яшәүче күп балалы Коровиннар гаиләсенә хәйрия ярдәме күрсәттеләр.
“Көзге игелек атнасы” кысаларында, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге белгечләре иреклелэр белән берлектә, Әлмәт авылы балалар бакчасында кунакта булдылар.
28 сентябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә “Көзге изгелек” атнасы #Добрый Татарстан# Мәрхәмәтле Татарстан# акциясе кысаларында сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен бию кичәсе узды.
“Көзге игелек атнасы” кысаларында, Сарман районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре иреклелэр белән берлектә, балаларга саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырдылар.
27 сентябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә “Көзге изгелек” атнасы #Добрый Татарстан# Мәрхәмәтле Татарстан# акциясе кысаларында сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез Үзәкнең “Авылым хатирәләре” музеена экскурсия ясадылар.
“Көзге игелек атнасы” кысаларында, Сарман районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре музей вәкилләре белән берлектә, балаларга экскурсия үткәрделәр.
«Әрман халык ашлары» көне узды.
Һәр елны яз һәм көз айларында даими игелек акцияләре уздырыла. Быелгы “Көзге игелек атнасы” кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, иҗтимагый оешма һәм иреклеләр үзәге вәкилләре белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче Сабировлар гаиләсенә бардылар.
Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә , этнокультура кысаларында, кул эшләренә өйрәтүче хезмәткәр белән берлектә, калфак чигү дәресләре үтә.
8 сентябрь көнне Сарман районы “Шафкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “ Экстремизмга – Юк!” айлыгы кысаларында, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез белән әңгәмә кордык. Шунда ук тематик күргәзмә дә оештырылган иде.