22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне.
22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.
Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына.
Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте Бөек Җиңү хөрмәтенә гомерләрен дә кызганмый утка - суларга кергән батыр йөрәкле якташларыбызны искә алу чарасында катнаштылар. "Билгесез солдат" һәйкәле янында шәмнәр кабыздылар, мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, бер минут тынлык белән искә алып, аларга булган олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерделәр.
Авыр сугыш сынауларын узган кешеләр турында кайгырту – безнең бурыч һәм җаваплылык. Без Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең иреге өчен башын салган ватандашларыбыз истәлегенә лаеклы булырга тиешбез.
Үлгәннәргә һәм исәннәргә мәңгелек дан!
Социаль мәсьәләләр буенча белгеч Г.Н. Якупова.