12 нче февраль көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез – якташыбыз, җырчы, Бөтенрәсәй фестивальләре лауреаты Люция Мостафина белән очраштылар. Җыр-моң сөючеләр яшьлек җырларын тыңлап, хозурландылар. Истәлеккә авылдашлары белән бергә фотога төштеләр.