17,18 нче гыйнвар көннәрендә Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә районыбызның Ветераннар советлары рәисләре һәм активлары, Җәлил бистәсе Ветераннар советы каршында оештырылган “Ак калфак” фольклор ансамбле чыгышлары булып узды. Матур эшләре белән генэ түгел, җыр-моңнары белән дә хөрмәткә лаек ветераннарыбыз “Балкыш”ка очкын өстәделәр.