ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2018 ел
сишәмбе

8 март бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  № 1 “Шатлык” балалар бакчасы нәниләре белән кул эшләнмәләре ясадылар. Балалар рәхәтләнеп әниләренә бүләкләр әзерләделәр.


2
март, 2018 ел
җомга

      Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр соравы буенча, җыен саен, районыбызның оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре очрашуда катнашалар. 1 нче март көнне очрашу кунагы нотариус Салахова Рәисә Рифкат кызы булды. Ул һәрбер сорауга җавап һәм төгәл аңлатма бирде.


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен сәнгать мәктәбе укучылары катнашында зур концерт узды. Җырга-моңга гашыйк нәни “сандугачларыбыз” сәхнә тоттылар. Өлкәннәрдә кушылып җырлап утырдылар.


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Аксубай «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Мастерок» түгәрәге эшен актив дәвам итә. Балалар зур кызыксыну белән агач остаханәсенә йөри.

Агач белән эшләү, аны эшкәртү, кисү, яндырып рәсемнәр ясау балаларның сәнгати-иҗади сәләтен үстерә. Моннан тыш, балалар игътибарлы булырга өйрәнә.


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Шатлык» халыкка социаль ярдәм крсәтү үзәге, өйдә социаль ярдәм курсәтү белгечләре 20 февральдә Түбән Биш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары  Бөек Ватан сугышы ветераны Ермолаев Лев Яковлевич  белән очраштылар. Лев Яковлевичны балалар өендэ зурладылар.


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

     Кешелек яшәешендә гаиләләрдә проблемалар булып кына  тора һәм бүген дә  проблемасыз гаиләләр юк. Күпләре  көндәлек авырлыкларны үзләре  уңышлы гына җиңеп киләләр. Ә тормышта ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр дә бар.

16 нчы февраль көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен шигырь бәйрәме оештырылды. “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары  шигырьләрен укыдылар, китапларын бүләк иттеләр.


16
февраль, 2018 ел
җомга

      15 нче февраль көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан Сарман “Бөек Ватан сугышы музее” хезмәткәрләре сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез белән очрашу үткәрде.


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

   14 нче февраль  көнне  “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә чираттагы реабилитацион консилиум  утырышы  булып узды.


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

13 февраль көнне Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр катнашында, “Музыкотерапие” технология кысаларында “Көйне тап” бәйгесе булып узды. Мәхәббәт турындагы җырларны белүләре һәм матур итеп җырлап бирүләре белән шаккаттырдылар. Изге Вәли көне символы булган, бәйрәм уңаеннан бирелгән “Валентинка”лар, чәчәкләр күңелләргә бик хуш килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International