ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

  ГАУСО  КЦСОН “Балкыш” МТЗ СЗ РТ Саба муниципаль районы тернәкләндерү бүлегендә Закирова Р.К.  тарафыннан "Язгы игелеклелек атнасы"  Бөтенроссия акциясе кысаларында ,ял итүче өлкәннәребез белән “Спорт-ул искиткеч” исеме астында чара үткәрелде. 

14 нче март көнне Югары Утар балалар йорты интернатында 8 нче март бәйрәме уңаеннан “Ягез, әле, кызлар” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә интернатыбызның иң сөйкемле, сылу, шаян, матур кызлары катнашты.

Безнең тизрәк көчле һәм батыр буласыбыз килә!

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенә 16нчы мартта  СО НКО «Инклюзивная среда» волонтерлары кунакка килделәр. Алар инвалид балалар өчен бик күңелле “Безнең тизрәк көчле һәм батыр буласыбыз килә!” исемле спорт программасы оештырдылар. Балалар һәм аларның ата-аналары белән уеннар, ярышлар уздырдылар. Һәр бала ярышларда катнашкан өчен бүләккә лаек булды.

   Язгы мәрхәмәтелек атнасы кысаларында, “Шәфкатъ” үзәгендә эшләп килүче волонтерлар укучылар белән тәнәфес вакытында “ПодЗарядка” флешмобын үткәрделәр.

   Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында, Сарман районы «Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре  график нигезендә Петровка мәктәбенә бардылар.


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

14 гыйнварда 2018 г  «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Давлетшина Н.И.  мәктәп балалары  белән А. К. Толстой иҗаты буенча «Аның иҗат елгасы гасыр аша бәреп чыгы”- темасына викторина үткәрде.

     Бу чараның максаты: А. К. Толстой тормышы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итү.

14.03.2018. г. Алексеевск приютында "Гаилә" үткәрү кысаларында" язгы атна телләр тәрбиячесе Корнева. Н.Турында. үткәрде белән мәктәп яшендәге балалар тематик сәгате "Халыкара елгалар көне. Тарихы һәм традицияләре" бәйрәме.

«Мәрхәмәтле Татарстан»  акциясе    барышында  Түбән Кама  муниципаль районындагы  “Милосердие” халыкка  комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә    Игелекле эшләр көне     2018 елның 15 март аенда  “Йортка яхшылык китер”  девизы астында узды.    

Шәмәрдән авыл җирлегендә урнашкан  Җинү Паркында “Балкыш” тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан "Язгы игелеклелек атнасы"  Бөтенроссия акциясе кысаларында “Хәйкәлләргә юл " исеме астында  чара үткәрелде.

Язгы кәеф

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенә 15нче мартта  Яр Чаллы педагогия көллияте музыка бүлеге  студентлары кунакка бардылар. Алар инвалид балалар өчен бик күңелле концерт программасы оештырдылар. Балалар һәм аларның ата-аналары белән уеннар, ярышлар уздырдылар. Музыкантларга рәхмәтләрен белдереп, аларны көчле алкышлар белән озаттылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International